Җылыту сезонына әзерлек Идел Буе төбәкләрендә бетеп бара

2017 елның 15 сентябре, җомга

2017 елның 15 сентябрь көнендә Идел Буе федераль округында Рәсәй Федерациясе Президентының тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары, Олег Машковцев Идел Буе төбәгендә торак-коммуналь хуҗалык объектларын 2017-2018 елларда көзге-кышкы периодына әзерләнү мәсьәләсе буенча округ киңәшмәсен үткәрде. Киңәшмә эшендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин катнашты. Төбәк башкарма хакимият органнары мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 1 сентябренә округның барлык регионнарында киләсе җылыту сезонына әзерләү соңгы этабында бара. Олег Машковцев билгеләп үткәнчә, кышкы шартларда эшләүгә инде торак фондының 95 проценты, казаннар һәм үзәк җылылык пункталырың 93% , 94% җылылык, суүткәргеч һәм 95% электр челтәрләре әзерләнгән. Җылылык белән тәэмин итү өлкәсенең предприятиеләрендә һәм оешмаларында фактта күмер - планлаштырылган күләмнең 88% дәрәҗәсендә , сыек ягулык – 119% һәм башка каты ягулык – 55% әзерләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International