Алабуга районында икенче спорт мәйданчыгы төзеләчәк

2017 елның 20 сентябре, чәршәмбе

Алабуга районының Костенеево авылында Президент программасы буенча футбол мәйданчыгы салына башлады. Бу хакта Костенеево авыл җирлеге башлыгы Антон Соловьев хәбәр итте.

«Быел бу – безнең авылда республика программасы буенча төзелүче икенче спорт мәйданчыгы. Беренче мәйданчык инде бөтен куәтенә эшли, монда авыл халкы волейбол һәм баскетбол уйный, ә менә икенче футбол мәйданчыгы салу турында карар чама белән бер ай элек кенә кабул ителде», – дип сөйләде ул.

14 августта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, авыл мәктәбенә янкорма торгызу барышы белән танышып йөргән чакта, җирлектә яшәүче балалар белән аралашты. Алар республика лидерыннан тагын бер мәйданчык төзүне сорадылар. Президент,мәйданчык булыр, хәтта быел ук, дип вәгъдә итте. Мәйданчык мини-футбол уены өчен күздә тотыла. Аның мәйданы 1 мең квадрат метрга якын. Спорт объекты Костенеево мәктәбе янәшәсендә урын алачак. Төзүчеләр ноябрь башына эшне тәмамларга ниятли.

Моннан тыш, бүген авылда күпфункцияле үзәк һәм янгын депосы да салынып ята. Соңгысы берничә авылга хезмәт күрсәтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International