Владимир Кудряшев: "Казан-Мәскәү" архитектура күпере форматында очрашу традициягә әверелде

2017 елның 21 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген "Архитектура күпере: Казан – Мәскәү. Урта катлы торак төзелешнең заманча архитектурасы" өченче архитектура-шәһәр төзелеше конференциясе узды. Чараны ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән төзелеш, архитектура һәм шәһәр төзелеше милли агентлыгы (автоном коммерцияле булмаган оешма) оештырдылар. Быел конференциянең төп темасы буларак урта катлы торак төзелешнең заманча архитектурасын формалаштыру сораулары сайланганнар иде. "Соңгы еллар дәвамында Татарстанда 2,4 млн. кв. м. торак кертелә һәм бу күрсәткеч буенча республика Рәсәй Федерациясе төбәкләре арасында җан башына туры килгән торак тапшыру буенча лидерлар рәтенә тотрыклы керә ", -дип билгеләп үтте министр урынбасары Владимир Кудряшев."Бу арасына биек объект булган да, аз катлы торак та керә. Әлеге торак төзелеше төренең потенциалы әле ачылмаган. Шуңа күрә тәҗрибә уртаклашу монда бик мөһим",-диде Владимир Кудряшев. Архитектура күперенең икенче өлеше " Тарихи җирлекләрнең шәһәр төзелеше һәм проект документлары өчен система: проектлау үзенчәлекләре, закон һәм архитектура проблемалары" темасына багышланган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International