Татарстанда 2010 елга кадәр торак төзерлек 9,9 мең кв.метр җир бар

2008 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Россия гражданнарына – үтемле һәм уңайлы торак” илкүләм өстенлекле проектын тормышка ашыруга күзәтчелек итүче махсус комиссиянең ТР Төзелеш, архитектура һәм коммуналь хуҗалык министрлыгының “Татинвестгражданпроект” Баш территориаль проект-тикшеренү, фәнни-җитештерү фирмасында узган утырышында республикада 2008 елда төзелеш алып бару өчен җир участокларын әзерләү хакындагы мәсьәлә дә тикшерелде.

Бу тармактагы эшләрнең торышы турында ТР Төзелеш, архитектура һәм коммуналь хуҗалык министры урынбасары, “Татинвестгражданпроект” Баш территориаль проект-тикшеренү, фәнни-җитештерњү фирмасы генераль директоры Ирек Фәйзуллин сөйләде.
Генераль директор сүзләренә караганда, Татарстанда төзелеш алып бару өчен буш җирләр алай ук күп түгел. Министрлык муниципаль берәмлекләр белән берлектә республикадагы буш җирләрне барлаган. Татарстанда 2010 елга кадәр төзелеш алып барырга яраклы 9,9 мең гектар җир бар икән.
Республикадагы барлык җирләрнең 9,8 процентын хайваннар каберлекләре биләп тора. 1990 нчы еллардан алып 2000 елга кадәр, тиешле документлар булмау аркасында, әлеге каберлекләр тирәсендә бистәләр төзелгән. Хәзер бу бистәләрне каберлекләрдән 500 метрга булса да ераккарак күчерү бурычы тора.
Торак төзергә яраклы җирләрнең аз булуының икенче сәбәбе – ул да булса теге яки бу җирлектә техник зоналарның күплеге. Мәсәлән, Әлмәт муниципаль берәмлегендә нефть чыгарылган урыннар, чокырлар күп. Аларны, билгеле, торак төзү өчен файдаланырга мөмкин түгел.
Бүген утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының “Россия гражданнарына – үтемле һәм уңайлы торак” илкүләм өстенлекле проектын тормышка ашыруга күзәтчелек итүче махсус комиссия әгъзалары белдергәнчә, муниципаль берәмлекләрдә торак төзергә яраклы җирләрнең исәбен алуны дәвам итү зарур дип тапты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International