Татарстанның Төзелеш министрлыгы базасында эксплуатация һәм ТКХ программаларын гамәлгә ашыру идарәсе начальнигы Илдус Насыйров җитәкчелегендә, Костанай өлкәсе Хакиме урынбасары Меиржан Мырзалиев башлыгында Казахстан делегациясе белән очрашу узды. Фикер алышу предметы торак - коммуналь хуҗалык өлкәсендә Татарстан тәҗрибәсен үзләштерү булды. Очрашу барышында делегация шулай ук ТКХ системасының электрон ресурсларын оештыру һәм эшләтү буенча уңышлы тәҗрибә белән танышты. Чара тәмамланганнан соң делегация башлыгы Татарстан коллегаларына кунакчыллыгы өчен рәхмәт белдерде, һәм арытаба да хезмәттәшлеккә өмет белдерде.