Лашманского авыл җирлеге Советы бинасы тантаналы ачылуы

2017 елның 24 октябре, сишәмбе

2017 елның 21 октябрендә Чирмешән муниципаль районы Лашман авылында президент программасы кысаларында төзелгән авыл җирлеге башкарма комитетының яңа бинасын ачтылар. Тантананы ачып, муниципаль район Башлыгы Фердинат Дәүләтшин халыкны истәлекле вакыйга белән котлады һәм республика җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен белдерде. Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Закир улы Шакиров билгеләп үткәнчә быел республика районнарында шундый 11 бина төзелде, барысы да файдалануга әзер, ачыла торалар. Лашманда сигезенчесен куллануга тапшырабыз. Символик кызыл тасманы кисеп, мәртәбәле кунаклар административ объект бинасын карап үткәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International