"BFFT.space" архитекторлары дөнья архитектура контекстында

2017 елның 27 октябре, җомга

2017 елның җәй көннәрендә Испаниядә " Лансароте утравында Музыка фабрикасы," дип аталган халыкара архитектура бәйгесе үткәрелгән. Задание буенча укытучылар - архитекторлар Илнар һәм Резеда Әхтәмова - җитәкчелегендә ике команда эшләде. Команда составы катнаш иде, беренче ел магистрлары һәм дүртенче һәм икенче курс бакалаврлары. Беренче команданың "SOUNDISLAND" проекты конкурсның финалчысы булды, һәм жюри әгъзалары аны конкурсның 30 иң яхшы проектлары санына керттеләр! Барлыгы конкурска дөньяның 35 иленнән 131 проект бирелгән иде. Безнең командалар яхшы эш тәкъдим иттеләр иде, бу төрле курс студентларының һәм укытучыларның күмәк эше яхшы тәҗрибәсе, шулай ук башка илләрдән профессионаллар белән ярышу яхшы тәҗрибәсе булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International