Балык Бистәсе районының Зур Кульгесендә заманча фельдшер-акушерлык пункты ачу тантанасы булды. Ачу тантанасында район башлыгы Илһам Вәлиев катнашкан. Ул билгеләп үткәнчә, әлеге ФАП- республика программасы кысаларында төзелгән унынчы бина.
Белешмә:
2017 елда республика буенча 42 яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты (ФАП), модуль технологияләре буенча алты табиблык амбулаториясе һәм биш патологоанатомия бүлекләре төзергә планлаштырыла. Исегезгә төшерәбез, халыкка беренчел медик-санитар ярдәм камилләштерүгә юнәлтелгән чаралар ТР Президенты кушуы буенча 2012 елдан тормышка ашырыла. Ел саен бу максатларга 330 млн. сум җибәрелә.