Бүген "Салават Күпере" социаль ипотека буенча фатирлар алучысының ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гимаев белән очрашу үтте. Кабул итү барышында министр урынбасары төзелеш мәйданында агымдагы вәзгыять турында сөйләде һәм программа катнашучысын кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Шулай ук "Фон", "Свей", "Вектр" һәм "СтройКом" компанияләренең өлешләп төзүчеләре белән очрашу оештырылды, анда И. С. Гимаев күрелә торган чаралар һәм, гомумән, озак барган төзелешләр буенча вазгыять турында сөйләде.