Министрның беренче урынбасары Алексей Фролов Кытай Халык Республикасы бизнес-делегациясе вәкилләре белән очрашу үткәрде, аның кысаларында, аерым алганда, каты көнкүреш калдыклары белән хезмәттәшлек итү өлкәсендә сораулар турында фикер алышылды. Делегация составына САМСЕ (China CAMC Engineering Co., Ltd.), See Parts Technology, World Food City компанияләре һәм экспорт-импорт сәүдә компаниясе "Алзат" вәкилләре керде. "Без калдыклар белән эш итү территориаль схемасын расладык, аның кысаларында Татарстан ике зонага бүленде – көнбатыш һәм көнчыгыш. Региональ операторлар конкурс нигезендә сайланачаклар. Аларның компетенцияләре өлкәсе бик киң: калдыкларын җыю һәм эшкәртүдән чүплекләрне бетерүгә кадәр, - дип белдерде Алексей Фролов. Очрашу барышында яклар каты көнкүреш калдыкларын җыю, чыгару, утильләштерү һәм эшкәртү эшләрен оештыру мәсьәләләре буенча тәҗрибә һәм мәгълүмат белән алмаштылар. Чара тәмамланганнан соң, Кытай делегациясе Татарстаннан коллегаларына кунакчыллыгы өчен рәхмәт белдерде, һәм арытаба да хезмәттәшлеккә өмет белдерде.