Әлмәттә 9 идарәче оешманың гына электр энергиясе өчен бурычы юк

2011 елның 4 октябре, сишәмбе
Әлмәт муниципаль районындагы идарәче компанияләренең һәм торак милекчеләре ширкәтләренең коммуналь хезмәтләр күрсәтүче предприятиеләр алдындагы бурычлары кими башлаган. Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Мәҗит Салихов катнашында узган утырышта торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен бурычларны бетерү комиссиясенең эшчәнлеге уңай дип бәяләнде. Бу хакта ТР муниципаль районнары порталы хәбәр итә.
Мисал өчен, “Альянс+” ҖЧҖ, ЖЭУ-10, ЖЭУ-12 компанияләре Әлмәт җылылык челтәрләре алдында булган бурычларын тулысынча түләгән. Бүгенге көндә предприятиенең газ, су һәм электр энергиясе өчен бурычлары юк. Әмма сөенергә иртәрәк: идарәче оешмаларның һәм ТМШларның җылылык һәм кайнар су өчен булган тулаем бурычы 65 миллион сумга чаклы җитә. Сентябрь башына әлеге сумма 84 миллион сумнан артып киткән булган. Бурычлылыр исемлегендә иң беренче урынны “Комплект+сервис” ҖЧҖе алып тора, аның 14 миллион сумлык бурычы җыелган.
Идарәче оешмаларның һәм ТМШларның “Энергосбыт”ка булган бурычлары сентябрьнең соңгы атнасы эчендә 1 миллион да 700 мең сумга кимегән һәм бүген әлеге сумма 4 миллион да 400 мең сум тәшкил итә. 9 идарәче оешманың гына электр энергиясе өчен бурычлары юк.
20дән артык идарә компаниясе һәм ТМШ “Әлмәт-Водоканал” ААҖе алдында бурычлы. Шәхси секторда яшәүчеләр буенча бурыч күләме – 54 миллион сум тәшкил итә. “Комплект+сервис” ҖЧҖ бурычлары иң күбе – 5,5 миллион сум.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International