Казан үзәгендәге 51 тарихи объектның 24е чистартып, милекчесенә тапшырылган

2011 елның 4 октябре, сишәмбе
Казан үзәгендәге муниципалитетка караган территорияләрдәге 51 тарихи объектның 24е чистартылып, махсус комиссия аша милекчесенә тапшырылган. Барлыгы 34 объектны тапшыруга әзерлек буенча документ имзаланган, тагын 28е имзалауга әзерләп бирелгән.

Бүген Казан шәһәре Башкарма комитетында башкала җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе”сендә мэр Илсур Метшин таләбе буенча аңлатма биргән 2013 ел Универсиадасына әзерлек һәм аны үткәрү буенча комитет җитәкчесе Руслан Шакиров шулай дип белдерде. Шәһәр башлыгы исә, комиссия эшен мөмкин кадәр “үтәкүренмәле”, эш барышына исә җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чараларын күбрәк җәлеп итәргә, дип йөкләмә бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International