"Салават Күпере" микрорайонында яңа йорт файдалануга тапшырылды

2017 елның 15 ноябре, чәршәмбе

Бүген “Салават күпере” торак комплексында 12-1 санлы 425 фатирлы йортны тантаналы рәвештә хуҗаларына тапшырдылар. “Барыгызны да бүгенге көн белән тәбрик итәсем килә. Төзелеш һәм тапшыру Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән башкарылды. Йортлар чират буенча тапшырылып бара. Бүген без 13 нче йортны тапшырабыз. Тагын 9 йортны тапшырасы калды. Төзелеш бик яхшы барды. Бу иң аз төзелгән йортларның берсе иде”, – дип сөйләде Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев. Бүгенге бәхетле гаиләләрнең берсе – Лилия Гобәйдуллина гаиләсе, үз фатирларын 2010 елдан бирле көткән. Чиратка язылганда аларның Әсхәт исемле балалары гына туган булса, бүгенге өй туена алар 6 кешелек гаилә буларак килде. Йортка кергәндә кызыл тасманы кисү мөмкинлеге дә шушы гаиләгә бирелде. “Без чиратка 2010 елда язылдык. Без бүген дулкынлану да, бәхет тә тоябыз. Без элек алтыбыз иске фатирыбызда тордык. Бүген безнең 3 бүлмәле яңа, матур фатирыбыз булды. Без бик тә канәгать. Мин әлегә ялда, баламны үстерәм. Киләчәктә монда эшлисем килә. Финанс авырлыклар булган очраклар булса да, социаль ипотека программасы эшли”, – дип белдерде “Татар-информ” хәбәрчесенә Лилия Гобәйдуллина. Исегезгә төшерәбез, “Салават күпере” торак комплексында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт торак фонды заказы буенча коммерцияле булмаган “Народный дом” оешмасы эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International