“Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертиза һәм бәяләр билгеләү белән идарә итү” Дәүләт Автоном Учреждениесе 17 ноябрь көнне " 2017 елда смета-норматив базасы үзгәрешләрен күзәтү: актуаль методик документлар, законнарга кертелгән үзгәрешләр анализы һәм аларны куллану үзенчәлекләре" темасына Татарстан Республикасы төзелеш тармагы белгечләре өчен ел саен үткәрелә торган семинар үткәрәчәк. Семинарда бәя кую системасын реформалаштыру нәтиҗәләре һәм 2018 елдан алып үзенчәлекләре белән эшләү каралачак.