"Татарстан Республикасының архитектура һәм төзелеш буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя хасил итү идарәсе" дәүләт автоном учреждениесе ел саен үткәрелә торган төзелештә бәя билгеләү буенча семинар үткәрде

2017 елның 17 ноябре, җомга

2017 елның 17 ноябрь көнендә "Татарстан Республикасының архитектура һәм төзелеш буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя хасил итү идарәсе" дәүләт автоном учреждениесе, Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы һәм "Дәүләт экспертизасының баш идарәсе" ФАУ (Мәскәү) белән берлектә, "2017 елда смета-норматив базасы үзгәрешләрен күзәтү: актуаль методик документлар, законнарга кертелгән үзгәрешләр анализы һәм аларны куллану үзенчәлекләре " дигән семинар үткәрде. Чарада ничек республикасның, шулай ук якын-тирәдәге төбәкләрнең 150 дән артык җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты — дәүләт заказчылары, инвесторлар, төзүчеләр, подрядчылар, төзелеш һәм проект оешмалары. Семинарның төп максаты һәм идеясе: 2018 елның күчеш этабында Татарстан Республикасы смета берләшмәсенә смета бәясен билгеләү методлары, төзелештә бәя урнаштыру өлкәсендә яңа методологик документлар буенча мәгълүмат бирергә һәм аңлатырга, аларның мөһимлеген һәм кирәклеген ассызыкларга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International