Модульле чаңгы базалары Зәй, Кукмара һәм Менделеевскта ачылды

2017 елның 22 ноябре, чәршәмбе

Модульле чаңгы базалары Зәй, Кукмара һәм Менделеевскта файдалануга тапшырылды. Бу хакта бүген "Татар-информ" матбугат агентлыгы конференциясе кысаларында ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министр урынбасары Илшат Гимаев хәбәр итте. Барлыгы Татарстанда быел 11 блоклы модульле чаңгы базасын төзү планлаштырылган, шул исәптән, Казанда һәм Чаллыда. Проектның гомуми бәясе 66 млн. сум бәяләнә. Бүгенге көндә пилот объектлар Зәй, Менделеевск, Кукмарада файдалануга тапшырылды. Модульле чаңгы базалары бик кирәк. Әгәр ихтыяҗ югалмаса, программаны киләсе елга дәвам итергә мөмкин, дип ышандырды ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International