Кайбыч районында яңа ФАП ачылды

2017 елның 4 декабре, дүшәмбе

Кайбыч районының Иске Чәчкаб авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Әлеге пункт -районда үзебезнең Татарстанда - Азнакайдагы «Нефтемаш» заводында җитештерелгән сигезенче ФАП. Модульле фельдшер-акушерлык пунктының урыны очраклы рәвештә генә биредә сайланмаган. Ул совет заманнарында ук төзелгән, инде күптән сүтелгән. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин әлеге модульле ФАПның республика программасы буенча төзелүенә басым ясады һәм моның өчен Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка рәхмәтле булуыбызны белдерде. "Бүген авылда зур вакыйга. Без райондагы һәрбер объектны әнә шулай бәйрәмчә, бөтен авыл халкы катнашында тантаналы төстә ачабыз. Кыска гына вакыт эчендә менә нинди матур бина калкып чыкты, ул авылга ямь биреп тора. Авыл халкы сәламәтлеген саклау өчен бөтен мөмкинлекләре дә булган әлеге фельдшер-акушерлык пункты сезгә озак еллар дәвамында хезмәт итсен иде, - диде Альберт Рәхмәтуллин. Яңа бинада авыруны кабул итү, фельдшер, процедура кабинетлары да, дару препаратларын саклау өчен шкаф, суыткычлар да бар.

Белешмә:

2017 елда Татарстанда 42 фельдшер-акушерлык пункты төзелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International