ТР Төзелеш министрлыгы юридик бүлеге белгече "Ел юристы-2017" тантанасында рәхмәт хаты белән бүләкләнде

2017 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ел юристы - 2017" бүләген һәм Г.Ф. Шершеневич исемендәге Россия премиясен тапшыру тантанасында катнашты. Чара Казан федераль университетының төп бинасында узды.  Рөстәм Миңнеханов чыгышында КФУның тарихи залында әлеге чараның узуы очраклы түгеллеген ассызыклады - әлеге университетта берничә буын юрист белем алган.  “Төбәк бүлеген булдыру нәтиҗәле профессиональ эшчәнлек өчен өстәмә мөмкинлекләр тудырды. Дәүләт органнары, адвокатура һәм нотариуслар белән Татарстанның ерак торак пунктларына бергәләп чыгу авыл халкына профессиональ юридик ярдәм алу мөмкинлеген тудыра. 2011 елдан шундый юридик ярдәмне 4 меңнән артык кеше алган”, - дип билгеләде Татарстан Президенты. Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.  ТР Төзелеш министрлыгы юридик бүлеге белгече "Ел юристы-2017" тантанасында рәхмәт хаты белән бүләкләнде

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International