2017 елның 7 декабрендә “Татарстан Республикасының торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә җәмәгать контроленең төбәк үзәге" КП Инвалидлар декадасы кысаларында Балтачта күчмә семинар үткәрде. Укыту-практик дәресләрдә коммуналь хезмәтләр бәясе билгеләү, шикаять бирү тәртибен күрсәтү буенча һ. б.актуаль мәсьәләләр тикшерелде. Чыгыш ясаучыларга күп кенә гамәли мәсьәләләр бирелгән иде, коммуналь хезмәтләр өчен квитанция тикшерү, Йорт советы эше буенча һ. б.тәкъдимнәр алынган иде.