КДАТУ Студентларына "Лидерлар һәм талантлар" программасын тәкъдим иттеләр

2017 елның 13 декабре, чәршәмбе

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында "Лидерлар һәм талантлар" исемле стипендия программасы тәкъдим ителде. Студентлар игътибарына аны тәкъдим иттеләр ТР Дәүләт Советы депутаты, "АК БАРС Девелопмент" компаниясе генераль директоры, Марат Шагитов һәм КДАТУ ректоры, техник фәннәр докторы Рәшит Низамов. Конкурс ике этапта узачак. Беренче - читтән торып, гариза-анкеталар нигезендә һәм проектның конкурс эше (курсовая, диплом эше, магистер диссертациясе). Икенче – эшлекле уеннар, интервью, кейсларны хәл итү һәм башка төркем һәм индивидуаль формаларын бәяләү форматында. Җиңүчеләр айлык акчалата түләү рәвешендә исемле стипендияне алалар, ул аларга уку елы дәвамында түләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International