Төзүчеләр 169 күпфатирлы йортта капиталь ремонт ясый башлады

2026 елның 28 марты, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасын гамәлгә ашыру барышы турында мәгълүмат бирде.

Агымдагы елда капремонт программасына 41 муниципаль берәмлектә 706 күпфатирлы йорт кертелгән. Шул исәптән 44 йортта 99 лифтны алыштыру планлаштырыла.

«Электрон аукционнар оештыру дәвам итә. 462 күпфатирлы йорт өчен подрядчылар билгеләнде. 17 КФЙ өчен сату-алу игълан ителгән. Калганнары буенча ТКХ Фонды төзәтелгән лимитлы яңа программа чыкканнан соң аукционнар игълан итәчәк», – дип хәбәр итте Д. Шәйдуллин.

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгының беренче урынбасары шулай ук хәбәр иткәнчә, 16 муниципаль районда урнашкан 169 йортта капиталь ремонт башланган. Гомуми үтәлеш 9 процентка җитте.  Калган объектларда төзелеш-монтаж эшләре график буенча апрельдә башланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International