«Татарстан Республикасының су хуҗалыгы комплексын үстерү» программасы буенча «Экология» тармагында агымдагы елда 25 объект гамәлгә ашырыла. Бу максатларга 297,7 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте.
5 объектта эшләр төгәлләнгән. Шул исәптән узган ике атнада Буа районының Степановка авылы янындагы Зөя елгасының сул кушылдыгындагы сулыклы күл чистартылды.