2024 елның 1 гыйнварыннан 2023 елның 23 декабрендәге 131 номерлы Татарстан Республикасы кануны нигезендә җирле үзидарә органнарының шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендәге вәкаләтләре ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгына тапшырылды (Казан шәһәреннән тыш).
«Госуслуги» порталындагы «Тормыш ситуацияләре» сервисы төзелешнең индивидуаль планын формалаштырырга һәм үз торак төзелеше буенча комплекслы гариза җибәрергә ярдәм итә – җир кишәрлеген сайлаудан һәм сатып алудан алып объектка адрес бирүгә һәм элемтә һәм коммуникацияләр челтәрләрен тоташтыруга кадәр.
Документларның күпчелеген «Госуслуги» порталында «Цифрлы төзелеш» бүлегендә рәсмиләштерергә мөмкин.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, заманча һәм уңайлы онлайн-сервислар «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проекты кысаларында үсә.
Фото https://expertremonta.kz/