"Экоберег" яр буен төзекләндерергә ярдәм итәчәк

2017 елның 14 декабре, пәнҗешәмбе

"BFFT. Space" архитектура-белем бирү киңлегендә Казанда "Экоберег-2018" архитектура фестивален оештыру темасына киңәйтелгән утырыш узды. Көн тәртибендә фестивальне үткәрүнең төп административ мизгелләр турында фикер алыштылар һәм Идел яр буе территориясен җентекләп карадылар, чөнки ул фестивальнең конкурс программасы кысаларында проектлау объекты булачак. Министр урынбасары Владимир Кудряшев ассызыклады, конкурсының иң яхшы проектларын тормышка ашыруда республика хөкүмәте тарафыннан ярдәм күрсәтеләчәк, шуңарда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кызыксына. "Экоберег-2018" фестивале регламенты турында мәгълүмат эшләнә һәм проектның http://ecobereg.ru рәсми сайтында бастырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International