6 февраль көнне “Ак Барс” яшьләр үзәгендә Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының 2007 ел эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды. Коллегия утырышында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашты, президиумда шулай ук ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин утырды.
Министр үз чыгышын узган ел нәтиҗәләре белән таныштыру белән башлады. Шулай итеп 2007 елның төп күрсәткечләре түбәндәге булды. 2 млн.41 мең квадрат метр торак кулланышка тапшырылган, күпфатирлы йортларның капиталь ремонтына Торак-коммуналь хуҗалык реформаларына ярдәм итү фондыннан республикага 6 млрд.653 млн. сум бүлеп бирелгән, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең 99 проценты тупланган, торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар дәрәҗәсе гомумроссиянекеннән 37 процентка кимрәк булган, министр башка күрсәткечләрне дә атап үтте. Әмма Марат Хөснуллин чыгышында проблемаларны әйтеп, аларны чишү юлларына басым ясады.
Министр сүзләренә караганда, төзелеш процессы актив баруны исәптә тотып, Казан, Чаллы янында территорияләрнең комплекслы үсеш концепциясе әзерләнгән. 2008 елда биредә төзелешне алып барыр өчен шәһәр төзелеше буенча документларны эшләнешен төгәлләү бурычы тора. Әлеге сорауны Минтимер Шәймиев февраль аенда чишәргә кушты.
Әмма бу мәсьәләне чишкәндә проектлар ясаучыларның әз булуы, моннан проектлар сыйфаты түбән булуы проблемасы да туа, диде министр. “Архитектура өлкәсендә Россия Федерациясенең алтын дипломына лаек булсак та, барлык торак пунктларда, шул исәптән Казанда да тонык, түбән сыйфатлы архитектура формалары барлыкка килә. Моннан чыгу юлы — архитекторларның һәм проект төзүчеләрнең эш нәтиҗәләре өчен җаваплылыкны билгели торган нормаларны кырысрак кулану”, - дип ассызыклады министр.
Алга таба коллегиядә тагын да җитди проблемалар күтәрелде.
“Күп төзелә, әмма үтемле торакка мохтаҗлык саклана. Классик ипотека механизмнарын эшләргә кирәк, шулай ук социаль ипотека программасын камилләштерергә кирәк, - дип белдерде Президент. - Бездә төзелеш өчен җир җитәрлек, төзелеш алып баруга аны әзерләргә кирәк, тоткарлаучы механизм Татарстанда булырга тиеш түгел”, - диде М.Шәймиев.
Күпфатирлы йортларны ремонтлауга федераль акчалар бүлеп бирелә, әмма илкүләм проектлар кысаларында социаль юнәлештә башка төр федераль программалар да эшләнә. Шул уңайдан Минтимер Шәймиев: “Федераль акчалар бездән читкә китмәсен өчен вакытында барлык гамәлләрне, таләпләрне үтәргә кирәк, без артта кала алмыйбыз, бар өлкәләрдә дә өлгерергә кирәк», - дип ассызыклады.
Марат Хөснуллин агымдагы елда керамик кирпеч җитештерү буенча 2 завод сафка басачак, диде. “Республикада цемент та, металл да юк, әмма кызыл балчык бар, кирпеч җитештерә башласак, беркемгә дә бәйле булмабыз”, - дип әйтте Президент. Утырышта кирпечтән төзү арзанрак та булыр дигән фикер яңгырады.
Төзелеш процессында эшче классынан башка берни дә башкарып чыгу мөмкин түгел икәнлеге көн кебек ачык. Коллегия утырышында кадрлар җитмәү соравы да каралды. Республикадагы 14 училище төзелеш өлкәсе өчен 5705 белгеч әзерли ала. Әмма училищега укырга баручылар аз. Белем бирү йортларында укучылар саны мәгариф учреждениясенең урнашу урынынан һәм бу территориядә акча эшләү мөмкинлегенә дә бәйле. Төзелеш өлкәсен кадрлар белән тәэмин итүдә һөнәр абруе, хезмәт хакы кебек сораулар киртә булып тора. Иң әз укучылар саны Казанда булуын билгеләп үтте министр. Минтимер Шәймиев төзелеш оешмаларына бу мәсьәләдә активрак катнашуларын теләде. «Без бу сорауда күп сөйләшәбез, хәлне үзгәртүдә эшләмибез», - диде Президент. Рөстәм Миңнеханов бу юнәлештә эш алып барыла, дип билгеләп үтте.
Хезмәт хакына килгәндә, Марат Хөснуллин республикада төзелеш өлкәсендәге эшчеләрнең хезмәт хаклары Сочидагы төзүчеләрдән түбәнрәк булуын әйтте. Минтимер Шәймиев исә: «җирдән аерылмагыз, хыялларга бирелмәгез. Безнең эшчеләр Сочига китмәсен дип уйлагыз. Моны булдырмасын өчен шартлар тудырыгыз», - дип белдерде.
Утырышта өлешләп төзелешкә дә игътибар бирелде. “Намуслы төзүчеләргә ярдәм күрсәтергә кирәк. Дәүләт хакимияте төзечеләргә шартлар тудырып, тагын шул ук ялгышларны кабатламаска иде», - диде Илбашы.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы
коллегиясе утырышы ахырында ТР Президенты Минтимер Шәймиев бу өлкәдәге алдынгы хезмәткәрләрен, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре бүләкләде.