Әгерҗе быел 70 еллыгын каршылый. Муниципаль шәһәр һәм район башлыгы Фәрит Габбасов Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевне юбилейны бәйрәм итәргә август аенда чакырды. Ул вакытта шәһәрдә төрле социаль-мәдәни объектлар ачу планлаштырыла.
Минтимер Шәймиев 7 февральдә Әгерҗе муниципаль шәһәр һәм район Советлары берләштерелгән утырышында катнашты. Анда районның узган 2007 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды, агымдагы елга бурычлары билгеләнде.
Әгерҗе Татарстанның төньяк-көнчыгыш өлешендә, Удмуртия Республикасы белән чиктә урнашкан. Бу район аша элек-электән эре тимер юл челтәре үтә. Узган гасырның 90-нчы елларындагы авыр үзгәртеп кору чоры 38 мең халкы булган Әгерҗе төбәген дә җитди сынауларга дучар итте – биредә сәнәгатьне һәм авыл хуҗалыгын янә аякка бастырырга туры килде.
Моннан берничә ел элек Татарстан җитәкчелеге “Ак Барс” Холдинг компаниясен Әгерҗе җирләрен эшкәртергә, терлекчелек тармагын торгызырга күндергән иде. “Ак Барс” холдинг компаниясе - көчле инвестор. Аның җитәкчелеге безнең үтенечләрне кире какмады. Дөресен әйткәндә, мин Әгерҗе җиренә инвесторны авыл хуҗалыгында районны югары күрсәткечләргә чыгару, республикада беренчеләр рәтенә күтәрүне максат итеп түгел, ә төбәкне саклап калу өчен чакырдым”, - дип сөйләде Минтимер Шәймиев утырышта.
Соңгы ике-өч елда инвестор Әгерҗедә өч-дүрт агрофирма оештырып, авыл хуҗалыгына инде 700 миллион сум акча салган, быел бу сан 1 миллиард 200 миллион сумга җитәр дип планлаштырыла. Бу тармакта уртача хезмәт хакын быел Әгерҗедә 40 процентка үстерү – 5200 сумга җиткерү бурычы куела.
Район башлыгы Фәрит Габбасов утырышта төп доклад белән чыкты, районның социаль-икътисади күрсәткечләре белән таныштырды. 1796,62 кв. км. территорияне биләп торган Әгерҗе районында хәзерге вакытта 1082,72 кв. км. җир авыл хуҗалыгына бирелгән. Узган ел биредә 31,5 мең гектарда иген чәчелгән, 1 гектардан 22,7 центнер уңыш җыеп алынган. 2008 елда да шундый ук күрсәткечләр көтелә. Терлекчелеккә килгәндә, 2007 елда районда 1693,6 тонна мөгезле эре терлек, дуңгыз һәм кош үстерелгән. 2008 елда ул 1836 тонна планлаштырыла.
2007 елда Әгерҗе районында барлыгы 27804 тонна сөт җитештерелгән, бер сыердан якынча 3159 кг. сөт савып алынган. Фәрит Габбасов быел уртача республика күрсәткеченә ирешәчәкләренә - бер сыердан 4 мең кг. сөт савып алачакларына ышандырды. Минтимер Шәймиев исә бу очракта, иң мөһиме сыерлар санын саклап калу, диде.
Татарстан Президенты районда шәхси хуҗалыкларны үстерү, аларга “Россия авыл хуҗалыгы банкы”ннан кредитлар бирү эшен активлаштырырга кушты. “Россия тарихында күрелмәгән хәл – хәзер дәүләт авыл кешесенә акча бирә - ташламалы кредитлар белән тәэмин итә. Алардан файдаланып калырга, җир кешесенә үзенең хуҗалыгын үстерергә мөмкинлек бирергә кирәк. Үзенең гаиләсеннән артык калган продукцияне ул сатуга чыгара алырга тиеш. Моның өчен кулланучылар кооперативларын торгызу бурыч итеп куела”, - диде Минтимер Шәймиев.
Республика җитәкчесе әйткәнчә, Татарстанда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе - сөт, ит, яшелчәләр барысы бүгенге көндә экологик яктан иң чиста азык-төлек. “Әмма без үз продукциябезне киң кулланучылар базарына чыгарганда проблемаларга юлыгабыз: республикадагы супер- һәм гипермаркетлар кебек кайбер эре сәүдә үзәкләре җирле авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан баш тарта, киштәләргә чыгармас өчен әллә никадәр сәбәпләр уйлап таба. Безнең халыкка исә читтән кайтартылган, Ауропа кешесе ашамый торган азык-төлек сата. Матур төргәккә төрү – ул әле сыйфатны аңлатмый. Без бу мәсьәләне чишәргә тиеш. Зур сәүдә үзәкләрендә Татарстан продукциясен сату гына түгел, ә алар аша чит төбәктәге сәүдә нокталарына чыгу бурычы да тора”, - дип сөйләде Минтимер Шәймиев.
Утырышта күтәрелгән тагын бер тема - ул Әгерҗенең урман хуҗалыгын аякка бастыру. Районның 20 процентын урманнар алып тора, нигездә - нарат урманнары. Хәзерге вакытта ылыслы агачлар запасы 4312,7 мең куб м., каты яфраклылар – 195,7 мең куб м., йомшак яфраклы агачлар – 3202,7 мең куб м. тәшкил итә. Агачның гомуми запасы 6271,6 мең куб м. җитә.
2007 елда районда 6,24 мең куб м. урман материалы җитештерелеп сатылган. Белгечләр фикеренчә, биредәге наратлык аеруча сыйфатлы исәпләнелә. Урманнар киселсә дә, бүрәнәләр районда эшкәртелми, гадәттә читкә сатыла. Минтимер Шәймиев республиканың урман хуҗалыгы министры Зөфәр Абдуллинга, Әгерҗе муниципаль шәһәр һәм район башлыгы Фәрит Габбасов һәм Әгерҗе Урман хуҗалыгы җитәкчесе Мөхәммәтгали Нәҗиповка әлеге мәсьәләне тиз арада уңай хәл итәргә боерык бирде. “Урман үзенә игътибарлы һәм ихтирамлы булуны таләп итә. Аны үстерә һәм файдалана белергә кирәк. Бай урманы булган Әгерҗе үзендә көндәшлеккә сәләтле агач эшкәртүен сафка бастыра ала”, - диде М.Шәймиев.
Әгерҗе табигатенең тагын бер байлыгы – балчык, шулай ук төбәкнең икътисадын үстерүгә зур өлеш кертергә мөмкин. Электән районда торф, известь, балчык, ком запаслары күп. “Әгерҗе керамика” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, мәсәлән, узган ел 9,6 миллион данә кирпеч җитештергән, быел ул 10,1 миллион данә булыр дип көтелә. “Безнең республикага ел саен кимендә 1 миллиард данә кирпеч кирәк булачак, инде хәзер без 650 миллион данә файдаланабыз. Бөтен Россия төзелеш чорына керде, ә кирпеч һаман да читтән сатып алына. Бездә цемент җитештереп булмавын беләбез, әмма бит балчык җитәрлек. Әгерҗе үзенең кирпеч җитештерүен киңәйтеп, иң бай районнарның берсе була ала”, - дип фикерләре белән уртаклашты Минтимер Шәймиев.
Татарстан Президенты белән очрашудан файдаланып, Фәрит Габбасов Минтимер Шәймиевкә районның картлар һәм инвалидлар интернат-йорты мәсьәләсен чишү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Финанслар җитмәү сәбәпле аны ябарга җыеналар икән. Хакимият башлыгы сүзләренчә, картлар йортында 75 яшьтән олы 85 кеше гомер кичерә һәм аларның берсе дә башка районнардагы картлар йортларына күчеп китәргә теләми. Елына әлеге учрежденияне тоту өчен 2 миллион сум акча таләп ителә, аның 550 меңе - анда яшәүчеләр акчасы. Минтимер Шәймиев картларның үтенече канәгатьләндереләчәгенә ышандырды.
Утырышта районның торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлары, торак төзелеше, хокук саклау, сәламәтлек саклау, мәгариф проблемалары да күтәрелде.
Чыганак: Интертат