Рөстәм Миңнеханов: “Узган ел Татарстан өчен иң уңышлы һәм нәтиҗәле елларның берсе булды"

2008 елның 8 феврале, җомга
“Узган ел Татарстан Республикасы өчен иң уңышлы һәм нәтиҗәле елларның берсе булды. Тормышның сыйфаты арту башкарган эшебезнең аеруча мөһим интеграль күрсәткече, төп индикаторы булып тора, һәм монда кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсенең дәҗитди өлеше бар”, - дип белдерде бүген ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов ведомствоның йомгаклау коллегиясендә.

Шулай ук бүген республика, шулай ук кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтүчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе алдында ТР Президенты юлламасында билгеләнгән яңа бурычлар (“Барыннан да элек, Татарстан тормыш итүөчен уңайлы һәм куркынычсыз шартлар булдырылган, халык саны артуга таба барган төбәккәәверелергә тиеш”) торуын искәртте.

Р
өстәм Миңнеханов биологик иминлекне тәэмин итњ мөһим аспект булуын ассызыклады. Аерым алганда, бу биологик агентлар өлкәсе эшчәнлегендә рөхсәт итү документларын рәсмиләштерүне тәэмин итүгә кагыла. Хөкүмәт башлыгы биологик калдыкларны утильләштерү буенча узган елның ахырында башланган эшне төгәлләү зарурлыгы хакында искәртте.

Премьер-министр шулай ук йомгаклау коллегиясенд
ә катнашучыларның игътибарын производствода куркынычсызлык таләпләрен үтәүгә бәйле (бу аеруча авылга кагыла) проблемаларга юнәлтте. Хөкүмәт башлыгы тармактагы коррупция проблемалары контекстында, кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе хезмәткәрләренең эш хакы төп мәсьәләләрнең берсе булуын ассызыклады. “Бу мәсьәләдә тәртип урнаштырырга кирәк, без бергәләп җиң сызганып эшләргә тиешбез”, - дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры.

Эч
ә торган суның сыйфатына бәйле проблема коллегиядә күтәрелгән мөһим темаларның берсе булды. Ведомство башлыгы Виктор Морозов китергән мәгълүматларга караганда, 2007 елда эчә торган суның сыйфаты химик күрсәткечләре буенча 4 процентка начарайган. “Эчә торган суныә сыйфат гарантиясен тәэмин итүдә җитди карарлар кабул итәргә кирәк”, - дип ассызыклады ТР Премьер-министры.

Х
өкүмәт башлыгы кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсенең мәктәптә туклануны оештыруны контрольдә тоту өлкәсендәге эшчәнлеген аерым шәрехләде. Виктор Морозов хәбәр иткәнчә, республика мәктәпләрендә балаларны кайнар аш белән тәэмин итүдә алга китеш күзәтелә, тулаем алганда, 2007 елда республика укучыларының 97 проценты иртәнге кайнар аш белән тәэмин ителгән. Әмма авыл мәктәпләрендә укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүәле һаман да җитди проблема булып кала бирә, шулай ук мкәтәп ашханәләренә сыйфатлы продуктлар китерү мәсьәләсе дә зур кыенлык белән хәл ителә. “Мәктәптә укучыларны тукландыруга аерым игътибар бирү зарур, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. – Балаларның сәламәтлеге безнеңөчен мөһимрәк. Мәктәп ашханәләренең сыйфатлы һәм нәтиҗәле эшләвен аерым контрольгә алырга кирәк”.

Р
өстәм Миңнеханов шулай ук ведомствоның супер- һәм гипермаркетларда, эре сәүдә челтәрләрендә азык-төлек продуктларының сыйфатын контрольдә тоту өлкәсендә алып барган эшчәнлегенә аерым игътибар юнәлтте. Виктор Морозов китергән мәгълүматларга караганда, тикшерүләр күрсәткәнчә, тулаем алганда, азык-төлек продуктларының пычрану дәрәќәсе 6,6 процентка арткан, сөт, ит һәм балык продуктлары буенча ул шактый югары. Ел нәтиҗәләре буенча азык-төлек продуктларының 237 тонна күләмендәге 4,5 мең партиясе яраксызга чыгарылган. “Биредәҗитештерелгән тауар – иң сыйфатлысы. Һәм ул кибет киштәләрендә булырга тиеш. Нинди генә очракта да без үзебезнең товар җитештерүчеләрне катгый контрольдә тота алабыз, Ә башкаларны – юк”, - дип ачыклык кертте Хөкүмәт башлыгы һәм республика территориясендә тәкъдим ителгән сәүдә челтәрләре белән эшне иңҗитди рәвештә оештытырырга кирәклеген ассызыклады. Шулай ук халык арасында алар тарафыннан сатып алына торган продуктларныҗ сыйфаты мәсьәләсе буенча да аңлату эшләре алып бару мөһим.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International