Татарстанда идарә компанияләре рейтингы төзеләчәк

2018 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе

Быел Татарстанда идарә компанияләре рейтингы төзеләчәк. 2017 елда аларның эшен бәяләү өчен күрсәткечләр билгеләнгән инде. Бу хакта “Татар-информ”га матбугат конференциясендә Татарстанда торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә җәмәгать контроле буенча төбәк үзәге башкарма директоры, Татарстан иҗтимагый палатасы әгъзасы Дмитрий Романов җиткерде.

Спикер сөйләвенчә, быелгы планнар арасында “Яшьләр һәм торак-коммуналь хуҗалыгы” темасына урта мәктәпләрдә сыйныф сәгате үткәрү, видеосеминарлар, Бөтенроссия күршеләр көне уздыру бар.

Ул шулай ук Җәмәгать контроле үзәгендә “Милекчегә ярдәм” сайты эшли башлавын җиткерде. Анда өйрәнү узарга, шикаятеңне калдырырга була.

Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендәге мәсьәләләр буенча Татарстан халкы Җәмәгать контроле үзәгендәге кайнар линиягә: 8 (843) 236-29-97 телефоны аша мөрәҗәгать итә була,-– дип билгеләп үтте спикер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International