“Төзекләндерү буенча Россиянең иң алдынгы шәһәре (авылы)” конкурсының нәтиҗәсе әзер

2011 елның 8 ноябре, сишәмбе

Россиянең региональ үсеш министрлыгы 2010 елда үткән “Төзекләндерү буенча Россиянең иң алдынгы шәһәре (авылы)” конкурсының нәтиҗәсен билгеләде.

Конкурс комиссиясенә Татарстаннан 7 конкурс язмасы тапшырылган: 2-нче категория буенча (кеше саны 100 меңнән артык булган шәһәрләр) – Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама; 3-нче категория буенча (кеше саны 100 меңгә кадәр җитмәгән шәһәләр) – Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Минзәлә шәһәрләре.

Нәтиҗәдә, 2-нче категориядә 1-нче урынга Түбән Кама шәһәре лаек булды, 2-нче урында – Яр Чаллы шәһәре; 3-нче категориядә 2-нче урын Лениногорск шәһәренә һәм 3-нче урын Зәй шәһәренә тапшырылды.

Яхшы нәтиҗәләр күрсәткән Әлмәт, Бөгелмә һәм Минзәлә шәһәрләре Диплом белән билгеләнде.

Конкурста катнашкан алдынгылар 25 ноябрьдә Россиянең региональ үсеш министрлыгында бүләкләнәчәкләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International