Быел «Мәгариф объектлары капиталь ремонты» программасы кысаларында Татарстанда 732,72 млн. сум сумлык 16 муниципаль мәктәп һәм 12 коррекцион мәктәп ремонтлау планлаштырыла. Әйтик, РФ Президенты Владимир Путин куйган балаларны укыту өчен заманча һәм уңайлы шартлар булдыру буенча өстенлекле бурычларның берсе республикада 2012 елдан башкарыла. Шуннан бирле 751 мәгариф учреждениесе ремонтланган. Әгәр 2012 елда әлеге программа кысаларында алты төрле эш башкарыла иде: түбә ремонтлау, тәрәзәләрне алыштыру, керү төркемнәрен алыштыру, санузелларны ремонтлау, эчке инженерлык коммуникацияләрен һәм бүлмә ишекләрен ремонтлау булса, 2013 елда бу исемлеккә фасадны ремонтлау һәм фундаментны судан яклай өстәлде.