Татарстанда тормышка ашырылган торак һәм коммуналь хезмәтләре буенча югары түләү дисциплинасы күзәтелә– түләүләр дәрәҗәсе инде бер генә ел түгел 98,6 проценттан азрак төшми. Бу мәгълүматларны бүген ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында җиткерде.
«2017 елда әлеге дәрәҗә 99 процент тәшкил иткән. Халыкның түләүләр буенча уңай җавап реакциясе республикада торакны капиталь ремонтлау, авария хәлендәге торакны бетерү, инвестицион программаларын, муниципалитетларның түләүләр белән тәэмин итү,электрон формада түләүне популярлаштыру буенча эшләүне гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә башкарыла», – дип билгеләп үтте докладчы.