Түбән Кама коммуналь оҗмахка әйләнергә мөмкин

2008 елның 13 феврале, чәршәмбе
2008 ел Түбән Камада торак-коммуналь хуҗалыкта вәзгыятьне яхшырту өчен иң яхшы ел булачак. Җирле муниципаль хакимият әнә шундый карар кабул итте.
Зур күләмдә акчалар торак секторында коммуникацияләрне яңартуга, подъездларын ремонтлауга юнәлтеләчәк. Бу проблемаларны хәл итүдә шәһәргә Россия бюджеты ярдәм итәчәк – федераль казна 391 миллион сум бүлеп бирергә әзер.
Бу акчаларны нинди максатларга юнәлтергә кирәклеген түбәнкамалылар үзләре әйтәчәк. Муниципалитетта гражданнарның коммуналь хезмәтләргә мөрәҗәгатьләре мониторингын уздырырга җыеналар.
Моннан тыш, быел йорт идарәләренең эше нәтиҗәлелегенә аерым игътибар биреләчәк. Коммуналь хезмәтләрнең түбәнкамалыларның проблемаларын хәл итүне ничек башкарулары белән Түбән Кама муниципаль районы башлыгы шәхсән үзе танышырга карар кылган. Айдар Метшин берничә торак-эксплуатация идарәсендә булып, аларның хезмәткәрләре белән аралашты, халык мөрәҗәгатьләренең нинди вакыт эчендә үтәлүен белде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International