ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И. Э. Фәйзуллинның Рәсәй студентлары көне белән котлау!

2018 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Кадерле студентлар һәм аспирантлар! Хөрмәтле профессор-укытучылар составы! Рәсәй студентлары көне бәйрәме белән иң ихлас котлаулар! Татарстанда яшьләр сәясәте республиканың социаль һәм икътисадый сәясәте өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора, аның мәдәни һәм милли үсешенең состав өлеше. Зур игътибар бирелә белем бирүнең сыйфатын арттыруга гына түгел, ә яшьләр арасында ялны оештыруга ,сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга.

Кадерле студентлар һәм аспирантлар! Укыту процессы – ул җитди эш һәм тикшеренүләр гына түгел, иҗади эшчәнлеге дә. Студентлык вакыты үзеннән-үзе бәйрәм, үзен эзләнүләр вакыты һәм иң кыю өметләрне тормышка ашыру чоры. Республиканың уку йортлары сезнең алда, әлбәттә, гаять зур мөмкинлекләр ача. Аларны тулысынча файдаланырга кирәк укуда һәм фәндә кебек, шулай ук иҗади, спорт һәм иҗтимагый тормышта да. Аеруча рәхмәт профессор-укытучылар составына белдерәм. Мин беләм, Сез студентларга үзенең бөтен җаныгызны саласыз, нәкъ менә шуңа күрә без яхшы һәм кирәкле профессионаллар алабыз.Чакырам, Һәркемне укырга һәм белемгә омтылырга чакыран, Сезнең исемнәр безнең республика, безнең ил тарихына мәңгегә керсен өчен!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International