Бүгенге көн башкаланың Авиатөзелеш районы халкы һәм бигрәк тә монда яшәүче балалар өчен истәлекле һәм үзенчәлекле булып калыр, мөгаен. Чөнки биредә бүген райондагы бердәнбер 11нче балалар музыка мәктәбе ачылды. Әлеге куанычлы тантанада Казан мэры Илсур Метшин, Авиатөзелеш районы хакимияте башлыгы Сергей Батин, Казанның мәдәният идарәсе башлыгы Динара Камалиева катнашты.
«Мин мәктәптә башкарылган эштән канәгать калдым. Иң мөһиме — без үзләренең уңышлары белән сөендергән һәм безнең киләчәгебез булган сәләтле балаларны күрдек. Шуңа күрә әлеге яңа микрорайонда социаль өлкәне булдыруда зур тырышлык куярга кирәк», - дип белдерде Илсур Метшин.
11нче балалар музыка мәктәбе иң элек 1936 елда академик Павлов урамында төзелгән ике катлы торак йортның яртысында урнашкан булган. 2006 елда әлеге йорт 11нче балалар музыка мәктәбе идарәсенә тапшырыла. Узган ел «Эра» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять бинага муниципаль бюджет хисабына 6,6 миллион сумлык капиталь ремонт ясый. Бүгенге көндә мәктәпкә 4,5 миллион сумга музыка уен кораллары, җиһазлар һәм башка техникалар алынган.
Әлеге мәктәп 1000ләп укучы чыгарган. Алар арасында танылган шәхесләр дә бар. Әйтик, ТР Мәдәният министры урынбасары Айдар Җаббаров, татар радиосының музыкаль тапшырулар редакторы Гөлнара Салманова, М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры солисты Маским Поцелуйко һәм башкалар.
Бүгенге көндә мәктәптә 400дән артык бала белем ала. Алар киләчәктә фортепиано, виолончель, баян, скрипка, флейта, бас-гитара, татар вокалы, эстрада вокалы кебек юнәлешләрдә белгеч булырга ниятли. Укучыларга 50ләп укытучы белем бирә. Аларның күбесе югары яисә беренче категориягә ия. Араларында «ТР атказанган мәдәният хезмәткәре» һәм «ТР атказанган мәдәният эшлеклесе» исемнәренә лаек булучылары да бар.