Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның эш көне Арча районында башланды. Ул монда муниципаль район Советы утырышында катнаша. Фәрит Мөхәммәтшин Совет утырышы башланганчыга кадәр “Арча хәбәрләре” газетасында, шулай ук төзекләндерелгән балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбен, балаларның белем бирү-спорт мәктәбен карады, яшь гаиләләргә фатир ачкычлары тапшыру тантанасында да катнашты. Алты яшь гаиләгә фатирлар Интернациональная урамындагы социаль ипотека буенча төзелгән 14нче йорттан бирелде. Бу йорттан 17 гыйнвар көнне социаль ипотека программасы буенча 22 гаиләгә фатир бирелгән булган.
Бүген Арча муниципаль районы башлыгы Алмас Нәзиров фатир алучыларны котлап, бу йорттан фатир алу бәхет дип белдерде. “Шушы йортларда шатланып яшәргә язсын, балалар шатлыгы белән тулып торсын”, - диде ул. Фәрит Мөхәммәтшин тантанада чыгыш ясап, яшьләрнең фатирлы булуын күңелле вакыйга дип белдерде. “Монда балалар үстереп матур итеп яшәргә язсын”, - диде ул. Аннан соң Фәрит Мөхәммәтшин социаль ипотека программасы буенча фатир алган Шәйхуллиннар гаиләсендә кунакта булып чәй эчте. Яшь гаиләләр үз чиратында хакимияткә, республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Хәзер Фәрит Мөхәммәтшин Арча муниципаль районы Советы утырышында катнаша. Анда 2007 елда районның социаль-икътисади үсеш мәсьәләләре каралачак һәм Татарстан Президентының ТР Дәүләт Советына Юлламасын тормышка ашыру шартларында агымдагы елга бурычлар билгеләнәчәк.
"Татар-информ"нан алынды