Рөстәм Миңнеханов: “Болгарның архитектур йөзен үзгәртү зарур”

2008 елның 26 феврале, сишәмбе
Кичә Болгар шәһәрендә Болгар дәүләт тарихи-архитектур музей-тыюлыгын үстерү перспективалары турында киңәшмә булды. Аның эшендә ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Татарстан Премьер-министрын эш сәфәрендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Хөснуллин, ТР мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Илдус Фәсхетдинов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин һәм башка рәсми затлар озатып йөрде.
Рөстәм Миңнеханов Болгар дәүләт тарихи-архитектур музей-тыюлыгын республиканың гына түгел, бөтен Россия казанышы дип атады. “Тыюлык туристларын җәлеп итсен өчен, аның тирәсендә тиешле инфраструктура төзү зарур. Хәзер ул кызганыч хәлдә”, - диде ТР Хөкүмәте башлыгы музейны караудан алган тәэсирләре белән уртаклашып. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, тыюлык янында ярымҗимерек йортлар урнашкан, ә мондый хәл һич кенә дә булмаска тиеш. Музей-тыюлыкка якын яки аның территориясендә торган йортларда яшәүчеләрне күчерергә кирәк, дип саный ул.
ТР Премьер-министры шулай ук музей-тыюлыкны алга таба үстерү буенча бизнес-план эшләргә тәкъдим итте. Шул рәвешчә, шәхси-дәүләт партнерлыгы шартларында инвесторлар җәлеп итү мөмкинлеге барлыкка килә. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов конкурс игълан итеп, күренекле архитекторларны Болгарның йөзен күркәмәндерү өчен чакыру зарур.
“Спас районының үзәге – Болгар шәһәре – тәэсир калдырмый. Бернинди архитектур йөз, мәдәният юк, - дип саный ул. – Сездә барысы да кул белән түгел, аяк белән төзелгән сыман”. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, якын арада Болгарның йөзен үзгәртергә кирәк, ә моның өчен конкрет адымнар таләп ителә.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук республика укучыларын Болгар музей-тыюлыгына җәлеп итү өчен, ТР Президентына укытучыларның август конференциясен Болгарда уздырырга тәкъдим итүен белдерде. Әмма бөтен республикадан мөгаллимнәрне кабул итү өчен биредә кирәкле шартлар тудырылмаган әле. “Шәһәр төзекләндерү юнәлешендә җитди эшләргә тиеш, - диде ул. – Төзелеш барышында барлык биналар катгый архитектур-төзелеш күзәтчелеге узарга тиеш”. “Туризмны үстерү өчен шартлар тудыру районга аның социаль-икътисади үсешендә ярдәм итәчәк”, - дип йомгаклады чыгышын Татарстан Премьер-министры.

"Татар-информ" сайтыннан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International