ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы Министрлыгы базасында «Татарстан Республикасы Коммуналь предприятиеләр союзы» Региональ тармак эш бирүчеләр берләшмәсе гомуми чираттагы җыелышы узды, аның барышында 2017 елга йомгак ясалды, 2018 елга төп бурычлар билгеләнгән.
Чарада «Коммуналь предприятиеләр Союзы» Гомумрәссәй тармак эш бирүчеләр берләшмәсе президенты С. Н.Агапитов, «Татарстан Республикасы Коммуналь предприятиеләр союзы» Региональ тармак эш бирүчеләр берләшмәсе директорлар Советы рәисе Абрек Хәйруллин, Дәүләт хәзинә учреждениесе «ТР газлаштыру, энергия саклау технологияләре һәм инженер челтәрләрен үстерү Фонды» генераль директор урынбасары Евгений Волков, республиканың ТКХ министрлыгы, предприятияләре һәм оешмалары вәкилләре.
Утырыш барышында баш хисапчысы Галина Кульмячева җыелышка Берлегенең 2017 елга финанс-хуҗалык эшчәнлеге һәм 2018 елга керемнәре һәм чыгымнары сметасы турында хәбәр итте. Хезмәтне саклау хәле, предприятиеләрдә, Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгы оешмаларында куркынычсызлык техникасы һәм торак-коммуналь хуҗалыгында һөнәри квалификацияләрен бәяләү сораулары күтәрелде. Шулай ук җыелыш кысаларында 2017 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгы оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре бүләкләнде.