Юрий Аляшев "Алабуга"МИЗ инфраструктура объектларын төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде

2018 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе

"Алабуга" махсус икътисади зонасында «Гидропромжилстрой» ҖЧҖ, подряд оешмалары МИЗ СҖТ "Алабуга" ААҖ заказ бирүче һәм «Татинвестгражданпроект» ДУП проект институты белән катнашында атналык киңәшмә үткәрелде. Киңәшмә ТР Төзелеш,архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Ю.Аляшев үткәрде. Хәзерге вакытта, подрядчы «Гидропромжилстрой» ҖЧҖ Автокомпонентлар җитештерүче "Синергия" Индустриаль-технологик паркы. Беренче корпус (СМЦ урнаштыру өчен)" административ көнкүреш корпусында бизәү эшләрен тәмамлаган. Җитештерү корпусында эчке инженер системаларын монтажлау буенча эшләр тәмамлану алдында: янгын сүндерү, автоматлаштыру, вентиляция, кондиционландыру, җылыту, параллель рәвештә җибәрү-яхшырту эшләре башкарыла. Арендатор «ММК-ДЖОШКУНОЗ-АЛАБУГА» ҖЧҖ технологик җиһазлар җибәрү-көйләү эшләрен тәмамлый. Киңәшмә барышында шулай ук хезмәт сагы таләпләрен үтәү мәсьәләләренә, төзелеш мәйданнарында эшләр җитештерү вакытында куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгына бик зур игътибар бирелде.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International