2018 елның 18 май көнендә "Татарстан Республикасының архитектура һәм төзелеш буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя хасил итү идарәсе" дәүләт автоном учреждениесе, ФАУ «РосКапСтрой» белән берлектә, «Төзүдә экспертиза реформасын гамәлгә ашыру: яңа кагыйдәләр» семинарын оештыралар. Чара проект документларына һәм инженерлык эзләнүләре нәтиҗәләренә экспертиза ясау базарында катнашучыларның законнарда яңалыклар белән бәйле яңа шартларга адаптация максатыннан үткәрелә. Семинарда спикерлар булып ФАУ «РосКапСтрой», Езләүчеләр һәм проектчылар Милли берләшмәсе, төзүдә эксперт оешмалары Ассоциациясенең, Рәсәй төзүчеләр Союзы, "Татарстан Республикасының архитектура һәм төзелеш буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя хасил итү идарәсе" дәүләт автоном учреждениесе, СРО «ВОЛГА-КАМА» Берлеге белгечләре чыгыш ясый. Семинарны үткәрү урыны: ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, Казан шәһәре, Дзержинский ур., 10, ауд. 312. Тулырак proff-standart.ru сайтында.