Татарстан Төзелеш министрлыгы: калдыкларны аерым-аерым җыю өчен уңайлы инфраструктураны җайга салу юллары турында фикер алышу һәм эшләү

2018 елның 9 апреле, дүшәмбе

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы мәйданчыгында калдыкларны аерым-аерым җыю өчен уңайлы инфраструктураны җайга салу һәм халык арасында табигатьне саклау идеяләрен тарату мәсьәләсе буенча дискуссия җәелде. Чарада каты көнкүреш калдыкларын аерым-аерым җыю, утильләштерү һәм эшкәртү проблемасы белән кызыксынучы төрле яклар катнашты. Очрашуны ачканда, министрның беренче урынбасары Алексей Фролов фикер алышына торган теманың актуальлеген һәм аеруча әһәмиятен, шулай ук бу мәсьәләгә мөнәсәбәтләр философиясен үзгәртергә кирәклеген турында билгеләп үтте: «Башларга кирәк үзеңнән, үз гаиләңнән, моңа мәктәпләрдә өйрәтергә, студентларны җәлеп итәргә, эш урыннарында аерым җыю оештырырга. Моның өчен, әлбәттә, заманча инфраструктура кирәк: калдыкларны кабул итү нокталарыннан эшкәртүгә кадәр, - дип ассызыклады Алексей Фролов. Без калдыклар белән эш итү территориаль схемасын расладык, аның кысаларында Татарстан ике зонага бүленгән – көнбатыш һәм көнчыгыш. Күздә тотыла ике төбәк операторы, аларга, яңа законнар нигезендә, зоналарга хезмәт күрсәтү багышлана. Аларның компетенцияләре өлкәсе бик киң: калдыкларын җыю һәм эшкәртүдән алып, чүплекләрне бетерүгә кадәр. Законнар һәм әзерләнгән калдыклар белән эш итү территориаль схемасы нигезендә, киләсе төбәк операторы муниципаль түгел, ә межмуниципаль дәрәҗәдә эшли башлаячак».

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International