ТР квалификация бәяләү үзәге профстандартлар буенча имтихан үткәрү башлый

2018 елның 11 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Төзелештә квалификация бәяләү үзәге "Татарстан Республикасының архитектура һәм төзелеш буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя хасил итү идарәсе" дәүләт автоном учреждениесе, дәүләт автономияле һөнәри белем бирү учреждениесе «Казан төзелеш көллияте» имтиханнар үзәге белән берлектә, законга бәйсез квалификация бәясен түбәндәге һөнәрләр буенча үткәрә: ташчы квалификациясе (3,4 дәрәҗәдә) буенча 350 номерлы һөнәр «Ташчы»; биналар һәм корылмалар эчке һәм тышкы якларын бизәкләү буенча штукатур (3,4 дәрәҗәдә), агызган идән оештыру буенча штукатур (3,4 дәрәҗәдә), җылы тоту композицион фасад системаларын оештыру буенча штукатур (3,4 дәрәҗәдә) квалификацияләре буенча 418 номерлы һөнәр «Штукатур». Законга бәйсез квалификация бәясен хезмәткәрнең мөстәкыйль рәвешендә (хезмәткәр хисабына), яки эш бирүче юнәлеше буенча(эш бирүче хисабына) узарга була. Законга бәйсез квалификация бәясен ничек узарга һәм квалификациясе турында таныклык алу. Квалификацияне бәйсез бәяләү турында мәгълүмат алу өчен, "Татарстан Республикасының архитектура һәм төзелеш буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя хасил итү идарәсе" дәүләт автоном учреждениесенә түбәндәге адрес буенча шәхсән мөрәҗәгать итү: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Габдулла Тукай ур., 125 йорт, 309 нче каб., телефон аша: + 7 (843) 520-70-50 (өстәмә 481)  яки электрон почта аша: expertiza-rt@tatar.ru. Тулырак мәгълүмат gosekspertiza-rt.ru сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International