КДАТУ Студенты Дмитрий Малинов Plumbing Star 2018 (Worldskills Russia) халыкара конкурсында уңышлы чыгыш ясады

2018 елның 11 апреле, чәршәмбе

2018 елның 3 апрельдән 6 апреленә кадәр,  Мәскәүнең иң зур «КРОКУС-ЭКСПО» күргәзмә үзәгендә үткәрелгән, «BATIMAT RUSSIA» Халыкара төзелеш-интерьер күргәзмәсе кысаларында Worldskills Russia оештырган сантехника һәм җылыту өлкәсендә монтажчылар арасында Plumbing Star 2018 1-нче халыкара конкурс узды. Бәйгедә 16 кеше катнашкан: илнең иң яхшы монтажчылары, көллият һәм югары уку йортлары укучылары, «Сантехника һәм җылылык» компетенциясе буенча "Worldskills Russia" җыелма командасы әгъзалары. Конкурста катнашу өчен сайлап алу ярышы - тестлар үткәрү этабы иде, аның нәтиҗәләре буенча сайланды КДАТУ студенты, төркем 6ТВ03, Малинов Дмитрий Олег улы (тренерлары - Җиһаншин А. М., Кареева Р. Ю.). Катнашучыларга 4 сәгать эчендә сантехник җайланмаларын куерга, аларны су белән тәэмин итү һәм канализация системалары белән тоташтырырга, һәм шулай ук заказчыга эшне күрсәтергә кирәк иде. Чемпионат нәтиҗәләре буенча Малинов Дмитрий Олег улына«Сантехника һәм җылылык» компетенциясе буенча "Worldskills Russia" җыелма командасының киңәйтелгән составында урын тәкъдим ителде. КДАТУ студентын Дмитрий Малиновны уңышлы чыгышы белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International