«Казан ярминкәсе» КҮ 2018 ел 24-27 апрель көннәрендә ВолгаСтройЭкспо 23-нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсендә катнашырга чакыра

2018 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

2018 ел 24-27 апрель көннәрендә «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә ВолгаСтройЭкспо 23-нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе һәм 22-нче Куркынычсызлык һәм элемтә Форумы үтәчәкләр. «ВолгаСтройЭкспо» - төзелеш-бизәү материаллары төзелеш технологияләр һәм җиһазлар күргәзмәсе. Күргәзмәдә катнашучы компанияләр - илнең 18 шәһәреннән һәм төбәкләреннән - төзелеш тармагында төп юнәлешләре буенча продукциясен тәкъдим итәчәкләр: төзелеш һәм бизәү материаллары, изоляция, торак йорты түзелеше, төзелеш материаллар, электр җиһазлары, инженерлык системалары, территорияне төзекләндерү, төзелеш-юл техникасы һәм башка күп нәрсәләр. Күргәзмәдә катнашучылар арасында кирпеч, сэндвич-панельләр, төзелеш катнашмалары, гидроизоляцион катнашмалары һәм материаллары, ябыштыргыч бросы, түбә ябу һәм фасад материаллары, калай, металлочерепица, капка һәм ишек системаларын эре җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр, төзелеш корал һәм җиһазлар арендалау һәм ремонтлау, биеклек эшләре, төзелеш бизнесы белән идарә буенча хезмәтләр күрсәткән компанияләр. Өстәмә белешмәләр: «Казан ярминкәсе» ААҖ, 420059, Казан шәһәре, Оренбург тракты, 8, тел. +7(843) 202-29-92 (кайнар линия), www.expokazan.ru. «ВолгаСтройЭкспо» Күргәзмәсе: www.volgastroyexpo, (843) 202-29-08

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International