Казанның күп катлы йортына "Үрнәкле тоту йорты" исеме бирелде

2018 елның 13 апреле, җомга

2017 елның 12 апрелендә « Уңайлы йорт ИК » идарәсе астындагы Ямашев урамы, 74 өй адресы буенча йортына тантаналы рәвештә үрнәкле тоту йорты исеме бирелде, анда «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалыгы Комитеты» Муниципаль казна учреждениесе рәисе урынбасары Корбанов Альмир Әхәт улы, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы идарәсе башлыгы Насыйров Илдус Наил улы, РФ Торак-коммуналь хуҗалыгы Министрлыгы департаменты директоры Солнцева Елена Павел кызы, «ТКХ Контроле» ФП башкарма директоры Разворотнева Светлана Павел кызы, « Татарстан Республикасы ТКХ өлкәсендәге иҗтимагый контроль Төбәк Үзәге» ФП башкарма директоры Романов Дмитрий Сергеевич һәм « Уңайлы йорт ИК » директоры Нуриев Марат Габделхәй улы катнаштылар. Рәсәй Федерациясендә бүләкләүгә барлыгы 63 йорт лаек булды. Йортларны конкурс нигезендә төбәкләр хакимияте чыгара алалар. Йомгаклау карар комиссия тарафыннан кабул ителә, аңа кертелгән Рәсәй Төзелеш министрлыгы, ТКХ реформалаштыруга ярдәм Фонды, «ТКХ Контроле» КП, шулай ук «Милли торак конгресс» КП вәкилләре.

«Уңайлы йорт» Идарәче компаниясе Татарстанда бу исемне инде икенче тапкыр алган беренче һәм бердәнбер компания. Беренче өскә 2015 елның 8 апрелендә Әмирхан урамында 8А йортына брелгән иде, анда РФ төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры М. А. Мень һәм ТР Премьер-министры И. Ш. Халиков катнашканнар иде.

Бүләк күпфатирлы йортлар идарә итү һәм хезмәт күрсәтү, заманча энергия саклау һәм энергетиканың нәтиҗәле технологияләрен булдыру, гражданнарның уңайлы һәм куркынычсыз яшәү шартларын булдыру, җаваплы торак милекчеләре институты үстерү буенча уңышлар өчен тапшырыла, ә биналарның алгы якларында "Үрнәкле тоту йорты" такталары урнаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International