Архитектура турында язган массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар һәм блогерлар «А хәрефе» Бөтенрәсәй бәйге-премиясенә гаризалар кабул итү 30 апрельгә кадәр озайтылды. Оештыручылар аңлатканча, шундый карар Рәсәй шәһәрләрендә торак мохите сыйфатын яхшырту буенча РФ Төзелеш министрлыгы башлаган үзгәрешләр белән бәйле кабул ителде. Аерым алганда, сүз «Акыллы шәһәр» проекты турында бара, аның пилот өлешен 17 шәһәрендә гамәлгә ашыру планлаштырыла. Нигезләмә һәм гаризаны бәйге-премиянең төркемнәрендә алырга була: https://www.facebook.com/groups/1940256266203215/ һәм https://vk.com/club161560611 һәм конкурсның сайтында: букваа.рф.. Эшләр җибәрү өчен: urban.institute@yandex.ru «А ХӘРЕФЕ» КОНКУРС-ПРЕМИЯСЕ» дигән тамга белән.