«Казанның иң яхшы сантехнигы – 2018» Конкурсы

2018 елның 18 апреле, чәршәмбе

2018 елның 27 апрель көнендә Казан дәүләт энергетика университеты бинасында «Казанның иң яхшы сантехнигы – 2018» конкурсы узачак. Конкурсның максаты - сантехник һөнәренең абруен һәм популярлыгын күтәрүгә, аңа гомумән эшче һөнәренә кебек мөнәсәбәтен үзгәртү, җәмәгатьчелек һәм эшче һөнәрен сайлау алдында торган яшьләр игътибарын җәлеп итү. 2018 елның 17 апрель көнендә «Казжилкомсертификация» ҖЧҖ торак-коммуналь хуҗалыгы уку үзәгендә һөнәри осталык конкурсының беренче этабы теоретик имтихан тапшыру формасында үтте, аңа кадәр укыту үткән иде, анда түәндәге мәсьәләләр яктыртылды: торак йортлар инженер-техник җиһазлары, эчке санитар-техник системаларына эксплуатация таләпләр, сантех җиһазларын ремонтлау һәм профилактика, санитар-техник су аеру арматурасы, күп фатирлы йортның җылылык системасы, хезмәтне саклау, җитештерү санитария, имгәнүләрне кисәтү һәм башкалар. Үткәрелгән район конкурслары нәтиҗәләре буенча «Казанның иң яхшы сантехнигы – 2018» Конкурсының 24 катнашучысы билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International