Бүген исә Ленин мәйданын төзекләндерүнең якынча проекты тәкъдим ителде. Архитекторлар ике атна элек тәкъдим ителгән идеяләр нигезендә территория ничек булырын үз күзаллауларын алабугалылар хөкеменә чыгардылар. Архитекторлар тануынча, проект әле ахырына кадәр эшләнеп бетмәгән. Мисалга, алар тарафыннан автомобильләр һәм туристлар автобуслары өчен тукталу урынын күчерү һәм аларның санын беразга киметү тәкъдим ителде. Моның белән музей хезмәткәрләре ризалашмады, чөнки актив туристик сезон 6 айга сузыла һәм кайчак Ленин мәйданында берьюлы 30га якын автобус килеп туктый икән.
Мәйданчыкта шулай ук амфитеатр, арт-объектлар, эскәмияләр урнаштыру, территорияне яшелләндерү тәкъдимнәре җиткерелде. Мондый фикерләр белән барысы да килеште. Тик биредә әдәби кафе ачу идеясен генә барысы да хупламады, чөнки шәһәрнең аскы өлешендә кафелар болай да җитәрлек, әле булганнарының барысы да зур сорау белән файдаланылмый дигән фикерләр яңгырады.
2нче гимназия укучылары алар тарафыннан әйтелгән идеяне проектта күрмәделәр: алар мәйданда “Йолдызлар аллеясе” ачу һәм “Чыгарылыш сыйныфы укучылары кыңгыравы” урнаштыру турында әйткәннәр. Әлеге объектлар Ленин һәйкәле артында, уку бинасы каршында, урын алырга тиеш булган. Исегезгә төшереп китик, Ленин мәйданы һәм “Чебурашка” паркы тарихи җирлекләрдә һәм кече шәһәрләрдә иң яхшы проектларны сайлап алу буенча Бөтенсоюз бәйгесендә катнаша. Конкурс йомгаклары буенча барысы 80 тирәсе җиңүче сайлап алыначак: аның 20се – “Тарихи җирлекләр” категориясендә, 60ы – “кече шәһәрләр” категориясендә. Тарихи җирлекләр грант сыйфатында уртача - 50 миллион сум, ә кече калалар, халык санына карап, 30дан 100 миллион сумга кадәр средство алыр дип күздә тотыла. 27 апрельгә кадәр конкурста катнашуга гаризалар, тәмам эшләнеп беткән проектлар белән, Россия төзелеш министрлыгына тапшырылыр. Бәйге кысаларында грант отучы проектлар ике ел дәвамында тормышка ашырылырга тиеш булалар.