ТР Төзелеш министрлыгы: Татарстанда 1 млн. 42,5 мең квадрат метр торак сафка кертелгән

2018 елның 11 мае, җомга

Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе 2018 ел башыннан 457 тикшерү үткәргәннәр. Хезмәтне саклау кагыйдәләре һәм нормаларын бозу өчен 4 млн. 682 мең сумга 136 карар чыгарылган. Үзлегеннән җайга салынучы оешмалар 670 оешманы тикшергән. Шулай ук төзелеш мәйданнарында санитар-экология ике айлыгы кысаларында да күзәтчелек алып барыла. 103 тикшерү үткәрелгән, 28 хокук бозу ачыкланган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты уздырды. Киңәмшә эшендә ТР Премьер- министры Алексей Песошин катнашты. 

Алексей Фролов сүзләренчә, 10 май көненә республикада 1 млн. 42,5 мең квадрат метр торак сафка кертелгән, бу планнан 43,4 % тәшкил итә һәм узган елдагыга карата - 123 %.

 Социаль ипотека программасын гамәлгә ашыру өлкәсендә ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды статистика органнарына 142,3 мең квадрат метрлы 2 мең 615 фатирлы 81 йорт турында хәбәр иткән. Төзелүче 199 объекттан эшләр 102 объектта тәмамланып килә, әзерлеге уртача дәрәҗәдә - 64 объект, 33 объектта эшләр башланган гына. 

Фролов хәбәр иткәнчә, 2018 елда арендалы торак программасы кысаларында 28,7 мең кв. метрлык 545 фатирлы 182 торак йорт сафка кертелде, шул исәптән Иннополис шәһәрендә 365 фатирлы 3 күп фатирлы йорт һәм Татарстан муниципалитетларында  179 шәхси бер бүлмәле йортлар. Бүгенге көнгә 2 районда 43 йорт сафка кертелде. 

Ятим һәм ата-аналары карамагыннан башка калган балаларны торак белән тәэмин итү программасы буенча 2018 елда 297 ятим баланы тораклы итү планлаштырыла. 

Авыл клубларын төзү программасы буенча каралган 28 объекттан 27 сендә эшләр башланган. 

Шулай ук ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе учреждениеләренең тугызында капиталь ремонт тәмамланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International