Төзелештә технологияләр турында конференция

2018 елның 14 мае, дүшәмбе

2018 елның 17 майда Казанда төзелештә технологияләр турында конференция үткәрү планлаштырыла,– «#хәзергевакыт төзелеше». Чараны оештыручы - «Реаль вакыт» интернет-кәгазе. Конференция бер мәйданда Татарстан Республикасы һәм Идел Буе федераль округының төзелеш өлкәсендә әйдәп баручы экспертларны, белгечләрне һәм җитәкчеләрне, һөнәри берлекләр һәм берләшмәләр вәкилләрен җыячак. Очрашуның эшлекле программасы барышында экспертлар базарның үзгәреше, яңа таләпләрне ничек кабул итәргә, күчемсез милекнең сыйфатын яхшыртырга һәм төзелешнең бәясен арзанрак ясарга өчен технологик карарларда нинди стратегия һәм алымнар кулланырга турында фикер алышачаклар. Тулырак сылтама буенча белергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International