Казанда "Белемле кулланучы мәктәбе" проекты кысаларында «Якты подъезд» Бөтенрәсәй акциясенә йомгак ясалды

2018 елның 14 мае, дүшәмбе

Акция барышында Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә җәмәгать контроле Төбәк Үзәге хезмәткәрләре йорт эчендәге урыннары - подъезд, подваллар, подүезд янында тирәлек территориясе - яктырту сыйфатын өч тикшерү уздырылган иде. Игътибар үзәгендә – биш катлы хрущевкалар, коммуналь йортлар. "Минемчә, мондый чаралар идарә итүче компанияләрнең торак милекчеләре ширкәтләре, торак-төзелеш кооперативлары эшләре сыйфатын тикшерү өчен бик яхшы мөмкинлек гына түгел, әмма яшәүчеләрнең реаль проблемаларын урынында тыңларга, аларга профессиональ консультация бирү, коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә законнардагы үзгәрешләр аңлату, ә аерым очракларда Үзәккә махсус чакыру ясау өчен дә. Халкының сораулары традицион - торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисаплау, идарәче компанияләр эше, күп фатирлы йорт идарәсе формасы сайлау"- дип ассызыклады Татарстан Республикасында "Белемле кулланучы мәктәбе" проектының Координаторы Дмитрий Романов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International